Яңалыклар

Александр Бистәсе фермерларга бай

Александр Бистәсе, Кисилевка, Урал, Кызыл Яр авылларын берләштергән 559 кеше яшәүче Александр Бистәсе җирлеге, Зәй һәм Әлмәт шәһәрләренә якын урнашканлыктан, биредә күпчелек халык әлеге шәһәрләргә йөреп хезмәт куя. Җирлектә алты күпбалалы гаилә, бер тыл ветераны исәпләнә. Җирлек белән 8 ел инде Людмила Варганова җитәкчелек итә.

Александр Бистәсе җирлегендә бүгенге көндә  20 шәхси эшмәкәр бар, шуларның 13е - крестьян-фермер хуҗалыгы. Алар игенчелек, терлекчелек, кортчылык белән шөгыльләнә. Эшмәкәрләр исә йөк ташу, сәүдә итүгә йөз тота. Җирлекнең 223 шәхси хуҗалыгында  155 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 72се - савым сыер.
-Шәхси хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү буенча проблема булмады: “Восток” агрофирмасы салам һәм фураж белән тәэмин итте, - ди җирлек башлыгы.
Шунысы игътибарга лаек, әлеге авыл фермерлары җитештергән продукцияләре белән  ел әйләнә ярминкәләрдә сату итә. Алар - терлекчелек белән шөгыльләнүче Александр Носов, Елена Носова, Владимир Ионов, Виктор Сироткин, Сергей  Есарев, Николай Марков, Василий Рафаилов, Александр Сомов, Елена Мишаровалар.
Василий Рафаилов терлек асрау өстенә, кортчылык белән дә шөгыльләнә. Аның бу өлкәдә үз эш алымнары бар. Аңа киңәшкә күрше авыл умартачылары да килә. Анисья Вәлиева исә атна саен сөт продукциясе белән сату итә.  Әлеге гаилә узган ел район программасы буенча сыер саву аппаратлы да булган. Сыерларга ветеринария чаралары өчен хезмәт күрсәтүгә чыгымнарны кайтару республика  программасында  - 17, бия асрауга тотылган азык чыгымын кайтару программасында  6  хуҗалык катнашкан.  Албистәлеләр төрле программалардан да актив файдалана.
Җирлектә 2017 елда үзара салым буенча  барлыгы 96 мең  сум акча җыелган. Әлеге сумма дәүләттән 384 мең сум булып кайтып, ул Ал. Бистәсен төзекләндерү, яшелләндерү, урам яктырткычларын яңарту, шулай ук Кисилевка авылын төзекләндерү, яшелләндерүгә тотылган.
-Район җитәкчелеге  электр үткәргечләре терәкләрен алуда булышлык итте, шунлыктан без дүрт  урынына сигез яктырткыч урнаштырдык. Алдагы елда Ал. Бистәсе зиратын, Александр Невский чишмәсен төзекләндерү, җирлек бинасын капиталь ремонтлау, Кисилевка зират юлына вак таш җәю эшләре тора, - ди Людмила Варганова.                                               
Республика программасы буенча  җирлектә узган ел ФАП файдалануга тапшырылды. Хәзер бирегә көненә 7-8 кеше мөрәҗәгать итә.
Ал. Бистәсен спортлы авыл дияргә дә урын бар:  волейбол мәйданчыгы, мәктәптә спорт залы, мәдәният йорты белән мәктәп арасында хоккей кыры эшли. Моның нәтиҗәсе буларак, җирлек халкы  авылда яшәүчеләр арасында оештырылган “Сәламәтлек” спартакиадасы ярышларында актив катнаша. Армспорт буенча районда  Анастасия Дубининага тиңнәр юк.  «Авыл яшьләре» җәйге уеннарында гер күтәрүдә көмеш медаль алды ул.     
Ал. Бистәсе  мәктәбендә 64 бала белем һәм тәрбия ала. Аларга 14 укытучы белем бирә. Мәктәп белән үзе дә спортчы, көрәшче булган Рамил Фаршатов җитәкчелек итә. Шуңадыр да биредә физик культура һәм спортка зур игътибар бирелә. Утырыш кунаклары спортзалда барган төрле шөгыльләрне  күреп сокланды. Анда  укучылар кызып-кызып баскетбол, волейбол, теннис, бадминтон  уйныйлар иде. Мәктәп командасы футбол һәм баскетбол буенча районда өченче урында. Технология дәресләре, кул эшләре түгәрәкләренә  дә малай-кызлар яратып йөри. Бу турыда аларның кул эшләре күргәзмәсе сөйли (рәсемдә). Мәктәптә музей эшли, ул яңа экспонатлар белән әледән-әле тулыланып тора.
-Укучылар һәрнәрсәдә янып торалар, үз туган як тарихы белән кызыксыналар, спортта, иҗатта да булдыралар, - диде башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, мәктәп тормышы белән якыннан танышкач.
Мәктәп бинасында балалар бакчасы да урнашкан. Бүгенге көндә бирегә дистәдән артык бала йөри.
Ал. Бистәсендә 3 кибет бар, Кисилевка халкын кирәк-ярак белән шәхси эшмәкәрләр Никулин, Ливанова, Глушкова  тәэмин итә.  Җирлек биләмәсендә Александр Невский гыйбадәтханәсе эшли. Район җитәкчелеге аның эшчәнлегеннән канәгать. Аңа күрше-тирә авыллар халкы, зәйлеләр дә  йөри.
Мәдәният йорты җылы, уңайлы, якты, анда төрле түгәрәкләр эшли. Биредә хезмәт куючы мәдәният хезмәткәрләре үз эшенең осталары, районда узучы мәдәни чараларда да актив катнашалар.  Җирлек башлыгы үзе дә үзешчән сәнгатьтә теләп катнаша.  Җирлек Советы күчмә утырышында  Людмила Варганова хезмәттәшләрен дәртле җырлары, укучылар исә мәзәк тамашалары белән сокландырды. Китапханә мәдәният бинасында урнашкан, аның фондында 10 мең данә китап-басма исәпләнә. Биредә төрле китап күргәзмәләре эшли, җиде  төрдә газет-журнал укып була. Мәдәният хезмәткәрләре белән китапханәчеләр бербөтен булып, иҗади эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Александр Бистәсе фермерларга бай
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар