Зәй офыклары

Александр Бушуев: “Яшьләр өчен иң мөһиме-үзеңне һәр өлкәдә күрсәтә алу”

Узган елның ноябрендә район башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе башлыгы итеп Александр Бушуев билгеләнде. Аның килүе белән идарә эшчәнлеге шактый җанланды. Күптән түгел 2019 ел эшчәнлеге буенча идарәнең кече коллегия утырышында катнашкан Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов моны шулай ук билгеләп үтте. Александр Бушуев белән әңгәмәбез идарәнең узган ел эшчәнлегендәге кайбер зур эшләр һәм киләчәккә планнар турында.

-Александр Сергеевич, яшьләр эшләре идарәсенә нинди структуралар керә һәм аларда күпме хезмәткәр эшли?
-“Яшьләр эшләре  идарәсе” муниципаль казна учреждение-се составына “Яшьләр үзәге”, “Йолдызлык” балалар савыктыру лагере, “Форпост” муниципаль бюджет учреждениесе  керә. Бүген яшьләр сәясәте структурасы 12 балалар-яшүсмерләр клубы, 2 яшьләр үзәген берләштерә. Районның яшьләр сәясәте өлкәсендә 86 хезмәткәр эшли. 2019 ел нәтиҗәләре буенча идарәдә хезмәт куючыларның  уртача хезмәт хакы 20570 сум тәшкил итә. Ә бу исә безгә хезмәт базарында тигез көндәшлек итәргә мөмкинлек бирми. Әлбәттә, министрлык әлеге мәсьәләне контрольдә тота һәм безгә финанс ягыннан ярдәм итәргә тырыша. Шуңа күрә  без  киләчәккә өмет белән карыйбыз.
-2019 ел бурычлары үтәлдеме?
 -2019 елда без программаларны гамәлгә ашыру буенча  йөкләмәләрне үти алдык. Тулаем алганда, узган ел яшьләр сәясәте өлкәсендә бюджет чыгымнары 38,4 миллион  сум тәшкил итте. Шунысы игътибарга лаек,  быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  ярдәме белән яшьләр эшләре буенча идарәләр һәм бүлекләр арасында 50 миллион сумлык 30 грант уйнатылачак. Без  хәзер үк, вакытны югалтмыйча, “Татнефть” хәйрия фондына төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен 11 гариза бирдек.
-Соңгы елларда Татарстан    Республикасы Президенты ярдәме белән  яшьләр сәясәтенә бәйле объектларга капиталь ремонт ясау программалары тормышка ашырыла.  Шул турыда берничә сүз...
 -Әйе, районда әлеге тармактагы  төзекләндерү таләп ителгән учреждениеләрнең 90 проценты тәртипкә китерелде. Бу – яхшы күрсәткеч. 2019 елда  объектларга 15 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылды, шул исәптән Иске Зәй  яшьләр үзәге – 5 миллион, «Йолдызлык» балалар савыктыру лагерена 10 миллион сумлык. Әлеге  программаларны тормышка ашыру быел да дәвам итәчәк. ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән “Яшьләр үзәге” муниципаль бюджет учреждениесенең “Спарта” яшьләр сәламәт яшәү рәвеше клубын ремонтлау һәм аның  матди базасын  ныгытуга средстволар каралды. Бу клуб  яшьләр өчен уникаль урын булырга тиеш, чөнки төп игътибарны яшь һәм балалы гаиләләргә бирәчәкбез.
Балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау программасын аерым билгеләп үтәсе килә. Ел саен җәйге  лагерьда 460 бала  ял итә.  2019 елда республика бюджеты  хисабына лагерьдагы клубка капиталь ремонт ясалды.
 -Балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру – идарә эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе. Алга таба да шулай булачакмы?
-Узган ел яшьләр эшләре идарәсе аша җәйге чорда 160 балигъ булмаган граждан сәламәтлеккә зыян китерми торган һөнәрләр буенча, закон таләпләре  нигезендә, вакытлыча эшкә урнаштырылган иде.          Аерым алганда,  педагогик отрядта - 96 яшүсмер, социаль ярдәм күрсәтү отрядында – 26 һәм яшелләндерү буенча -38 укучы.
Педагогик отряд әйдаманнары “Күңелле җәй” ишегалды лагере проектын тормышка ашыруда катнаштылар. Әлеге эшчәнлек шәһәрнең  15 ишегалдында оештырылды. Яшелләндерү буенча  эшләүчеләр  парк зонасын, скверларны төзекләндерү белән шөгыльләнделәр, яр буйларын, урман массивын җыештырдылар.
2019 елда район бюджетыннан балаларны эшкә урнаштыру өчен 763700  сум акча бирелде. 2020 елда эшкә урнаштырылган балигъ булмаган балалар саны 2019 ел дәрәҗәсендә булачак һәм финанслау күләме 821249,52 сум булачак,  160 кеше вакытлыча эшкә урнаштырылачак.
-Бүгенге көндә яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда төп бурычлар нидән гыйбарәт?
 -Бүгенге яшьләр өчен иң мөһиме-үзеңне һәр өлкәдә күрсәтә алу. Шул ук вакытта яшьләрнең таләпләрен канәгатьләндереп, актуаль проектларны тормышка ашыру. Без яшь буында  кыйммәтләр формалаштыруга ярдәм итәргә тиеш. Алар - гаилә кыйммәтләре, үзара хөрмәт, мәдәният һәм тарихны белү, әйләнә-тирәгә һәм табигатькә сак караш тәрбияләү һ.б.лар. Әмма теләсә кайсы проектны гамәлгә ашыруга керешкәнче, без яшьләр өчен булган нәрсәне яшьләрсез хәл итмик, дигән гади  таләпне  үтәргә тиеш.
-Ел саен яшьләр эшләре идарәсе партнер-оешмалар белән берлектә күп кенә чаралар үткәрә. Аларның  төп максаты нәрсәдә?
-Төп максат -иҗади потенциалны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләрдә  актив гражданлык позициясе тәрбияләү, шулай ук яшь буынны экстремистик характердагы оешмаларга җәлеп итүгә каршы тору. Моңа аерым басым ясыйсы килә. Без башлыча куркыныч төркемнәргә кермәгән контингент белән генә  эшчәнлек  алып барабыз. Төрле куркыныч төркемнәргә керүче  яшьләр белән аерым эш алып барырга кирәк дип саныйм.  “АУЕ” хәрәкәтенә альтернатива табарга кирәк.
Яшьләр һәм студентларны хәрби бәйрәмнәр, илебез тарихы өчен истәлекле һәм мөһим даталарны уздыруга күбрәк җәлеп итү мөһим. Бу балалар һәм яшьләрдә югары патриотик үзаң, Ватанга тугрылык, конституциячел бурычларны үтәргә әзерлек формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: