Зәй офыклары

Александр Малькевич Казанда тавыш бирде

РФ Иҗтимагый палатасының РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек буенча эшче төркем әгъзасы, милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич бүген КАИ бинасында 42 нче сайлау участогында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты.

"Без, илебезнең киләчәген билгеләп, Россиянең төп законына төзәтмәләр өчен тавыш биреп, зур эш башкарабыз. Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдән соң, күп санлы законнар һәм норматив актлар безнең хокукларны үстерәчәк", - дип хәбәр итте федераль эксперт тавыш биргәннән соң ук Казан журналистларына.

Александр Малькевич билгеләп үткәнчә, Казанда ул эшнең оештырылуына бик шат булды. Кунак үзенең биредә тагын бер кат үз сәламәтлеген тикшерүен билгеләп үтте. Малькевич билгеләп үткәнчә, Казанда майлау участокларын дезинфекцияләү даими башкарыла, тавыш бирү дөрес оештырылган һәм куркынычсыз уза. 

 Малькевич шулай ук дәүләт хезмәтләре порталының электрон санлы сервисларын куллануның гадилеген һәм уңайлылыгын билгеләп үтте.

«Бернинди кыенлык та булмады: Казандагы участокка билгеләнгән вакытта беркетелдем.  Дәүләт хезмәтләре порталыннан басма кирәк булмады, чөнки мин автомат рәвештә биредә сайлаучылар реестрына кертелдем», - диде эксперт.

Малькевич тиздән электрон тавыш бирү республикага киләчәк, республикада күп очракта төрле инновацияләрне үстерү өлкәсендә күп эш башкарыла, дип саный. Әйтик, үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында биредә беренчеләрдән булып цифрлы пропуск кертелде. 

Александр Малькевич республикага «Волга» эксперт клубы утырышында катнашу өчен килде. Кичә ул шәхсән 181 нче Казан мәктәбендә участок сайлау комиссиясен һәм Казан аэропортында вакытлыча тавыш бирү участогын тикшерде. Кунак ТР башкаласында 28 июньгә кадәр булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: