Зәй офыклары

Алексей Песошин Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

ТР Хөкүмәте башлыгы Казанда 241-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә тавыш бирде.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча Бөтенроссия тавыш бирү 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр бара. Участокларда куркынычсызлык чаралары үтәләчәк.

Үз тавышларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов бирде инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: