Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Алексей Песошин зәйлеләрнең төбәк тарихына игътибарлы булуларын югары бәяләде

Зәйгә эшлекле сәфәре барышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика эчке эшләр министры Артем Хохорин белән берлектә яңартылган район эчке эшләр бүлеге бинасын ачу тантанасында катнашкач, “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданга килделәр.

Биредә алар Зәебезгә 370 ел тулу уңаеннан махсус әзерләнгән тарихи күргәзмәне карадылар. Зәй тарихы турында кыскача мәгълүматны үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина бирде.

Шулай ук мәртәбәле кунаклар яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче студентлар хезмәт отряды активистлары, “Гвардия” эзтабарлар отряды әгъзалары, районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре белән аралаштылар.


 

- Тарихыбызны да барлыйбыз, яшьләребезне актив, үз кече Ватаннарының патриотлары итеп тәрбияләүгә дә игътибар бирәбез, күпмилләтле халкыбыз белән дә горурланабыз. Традицияләргә тугры булып яшәү мөһим дип исәплибез, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.


 

Алексей Песошин Зәйнең тарихи шәһәр булуын, биредәге һәр төзелеш чорын менә шулай кадерләп саклап, яшь буынга тапшыруны уңай бәяләде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев