Зәй офыклары

Алга өмет белән карап яшәүчеләр сокландыра

Тормыш гаҗәеп катлаулы ул. Анда без ак-кара полоса дип йөрткән өскә күтәрелү-түбәнгә тәгәрәү, уңышлар - уңышсызлыклар, табыш-югалтулар һәрвакыт янәшә. Әнә шуларны үткәндә югалып калмаучылар, кайгы килгәндә сабырлык белән күтәрә алучылар сынмаучылар, тормыштан ямь табып алга өмет белән карап яшәүчеләр сокландыра.

        Быел өлкәннәр өчен булган “Балкыш” фестивалендә катнашырга насыйп булды. Шунда Түбән Биш авылы мәдәният йортының “Идегәй” ансамбеле чыгышын күрдем. Алар арасында танышларым бар икән. Шуларның берсе Гөлфирә ханым Шиһабетдинова булды. Ул гомере буе кибеттә сатучы булып эшләде. Ачык йөзле, аралашучан, һәркем белән уртак фикер табып  сөйләшергә яратучы бу ханым,  үз һөнәрен яратып, күңелен биреп эшләүче оста сатучы иде. Без шул авылда яшәгән  елларда алар өч бертуган бер зур кибеттә эшләделәр. Гөлфирә ханымның ире Расим Махиянович безнең белән мәктәптә укытучы булып эшләде. Аның трактор йөртергә өйрәтү кабинеты районда үрнәк булып, үзе  мәгариф отличнигы исеменә лаек булды. Расим абый ясаган фотолардан карап яшьлегебезне, ул авылда эшләгән елларны, танышларны  җылы хисләр белән, барысына да рәхмәтле булып искә алабыз. Расим абый белән Гөлфирә ханым ике ир бала тәрбияләп үстерделәр. Расим абыйның әнисе озак еллар урын өстендә ятты. Гөлфирә ханым бер зарланмый авырыксынмый аны тәрбияләп озатты. Бала кайгысын да үз башларыннан үткәрергә туры килде бу гаиләгә. Олы уллары Флүр кинәт вафат булды. Гөлфирә ханымның бертуган энесе Фәрит тә, апасы Рәмзия дә бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр. Лаеклы ялда әле рәхәтләнеп кенә яшәр вакытта Расим абыйны ике тапкыр инсульт бәрде. Беренчесеннән тернәкләнә алса да, икенчесеннән сон урын өстенә калды. Гөлфирә ханым аны да җиренә җиткереп тәрбияләде, кадер-хөрмәт күрсәтеп җирләде. Гомер юлындагы  авырлыкларга бирешмичә улы Расих, килене Гөлнарага таянып, оныклары белән кинәшләшеп-аралашып гомер итә Гөлфирә ханым. Ансамбльгә йөрү, кешеләр белән аралашу да яшәргә көч бирәдер. Ә җырга сәләт нәселләреннән килә. Гөлфирә ханымның бертуган энесе Мөнирнең кызы Эльмира Галимованың Татарстаныбызда билгеле профессионал композитор, Россия һәм дөньякүләм бәйгеләр җиңүчесе, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты икәнен телевизордан күреп беләбез.

Гөлнур Әхмәтҗанова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: