Зәй офыклары

Алимент түләмәгән өчен бер ханымга хөкем карары чыгарылды

Зәй шәһәр суды алимент түләүдән баш тарткан 34 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарган.

Суд карары нигезендә әлеге хатын-кыз үзенең  ике баласына алимент түләргә тиеш була. Ул 2018 елның декабреннән 2019 елның апреленә кадәр балаларына алимент түләүдән баш тарткан. Аның алимент буенча бурычы 200 мең сумнан артып киткән.

Әни кешене  суд элек тә алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тарткан булган.

Хатын-кыз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа карата 8 айга төзәтү эшләренә җибәрү турында карар чыгарган. Ай саен аның хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылып калыначак.

Хөкем карары әлегә көченә кермәгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: