Яңалыклар

Алина белән Кирилл - математика буенча фән олимпиадасы призерлары

Мәктәпләрдә өченче уку чиреге башлану белән Бөтенрроссия фән олимпиадаларының төбәк туры да старт алды.

8-10 гыйнварда Казанда математика фәне буенча белем бәйгесе үтте. Анда Зәй районыннан муниципаль турда җиңү яулаган бер төркем укучы катнашты. Нәтиҗәдә республика күләмендә беренче уңышлары белән сөендерүчеләребез бар. Шәһәрнең 6нчы мәктәп укучылары Алина Сабирова (VI сыйныф), Кирилл Нифатов (XI сыйныф) призер булдылар. Аларны олимпиадага педагоглар Татьяна Оборина, Надежда Хәйруллина әзерләде.

Хәзерге вакытта фән олимпиадалары физика, химия буенча дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Алина белән Кирилл - математика буенча фән олимпиадасы призерлары
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар