Зәй офыклары

Алты ай эшчәнлеккә йомгак ясалды

Район буенча 6 айдагы оператив хәл белән таныштыру өчен газета укучыларыбызга эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Петр Тимаськов белән әңгәмәне тәкъдим итәбез. Петр Владиславович, бу ярты елны узган елның шул чоры белән чагыштырып үтик әле... - Эчке эшләр бүлеге, райондагы барлык хокук саклау органнары, профилактика субъектлары белән берлектә, район халкының...

Район буенча 6 айдагы оператив хәл белән таныштыру өчен газета укучыларыбызга эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Петр Тимаськов белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Петр Владиславович, бу ярты елны узган елның шул чоры белән чагыштырып үтик әле...

- Эчке эшләр бүлеге, райондагы барлык хокук саклау органнары, профилактика субъектлары белән берлектә, район халкының иминлеген тәэмин итү, хокук бозуларга юл куймау максатын куеп эшли. 6 ай эш нәтиҗәләре буенча бүлек республикада безнең категориягә керүче 12 бүлек арасында бишенче урынны били. Узган ел ахырында без җиденче урында идек. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, теркәлгән җинаятьләр саны быел 15,2 процентка кимеде (312 җинаять). Аерым атаганда, җенси көчләү (узган ел -19, быел - 1), урлашу (105, 85), сәүдә нокталары, складлар басу (6, 3), талаулар (5, 4) кимеде. Аеруча урлашуларны булдырмауда полиция хезмәткәрләренең җитди эшләвен ассызыклап үтәсе килә. 6 айда урлашу белән җинаятьләрне ачу эше уңай якка үзгәрде. Ә бу каракларны куркыта. Мәсәлән, әйбер урлау очраклары - 56,5, кибет, склад басу - 33,3, фатир басулар - 77,8, автомобиль салоныннан әйбер урлау - 100, шулай ук машиналарны куып алып китү очраклары 100 процент ачылды. Гомумән, кылынган җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе күпкә яхшырды. Үтерү, белә торып кеше сәламәтлегенә зыян салу, хулиганлык очраклары тулысынча ачыкланып бара. Алга таба да оператив хәл тотрыклы булсын өчен зәйлеләрдән, районыбыз кунакларыннан, законсыз гамәлләрнең шаһите булганда, уяулык, хокук саклау органнарына тиз арада хәбәр бирү сорала.

- Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хәл ничек бәяләнә? Әлмәт, Чаллы, Түбән Камадагы наркотиклар белән эш итүчеләрне ачыклау очраклары ничегрәк тәэсир итә? Җәмәгать тәртибен саклау ничек куелган?

- Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш нәтиҗәсендә 6 айда 15 җинаять теркәлде. Аларның 5се наркотиклар сату белән бәйле. Күрше шәһәрләрдән районга наркотиклар кертү дәрәҗәсе, зур җинаятьчел төркемнәр ачыклаганда, кими, бу - районнарның полиция органнары бердәм эше нәтиҗәсе. Хәзер наркологта исәптә торучылар машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Бу арада гына шундый 4 кешенең эше прокуратурага җибәрелде. Мондый төр җинаятьләрне ачыклау максатында аеруча төнге вакытта урам, җәмәгать урыннарында, караңгы почмакта җыелып торган төркемнәр, шикле кешеләргә игътибар бирелеп, алар хакында һәр көн саен җәмәгать тәртибен саклаучы полиция хезмәткәрләренә, шәхси сак хезмәтенә, халык дружиналары әгъзаларына җиткерелеп тора. Наркотиклар белән бәйле очракта гына түгел, гомумән җәмәгать тәртибен саклауда, һәртөрле хокук бозуларны ачыклаганда халык дружинасы әгъзалары актив төстә шаһитлар буларак ярдәм итә.

- Социаль мошенниклыкны да заман чире дип әйтү ялгыш булмас, еш үзгәреп торучы бу төр хокук бозуларга каршы районда эш ничек оештырыла?

- Без бигрәк тә мошенниклардан зыян күрү ихтималы зур булган өлкән яшьтәгеләрне даими кисәтеп торабыз, контрольдә тотабыз. Участок вәкаләтлеләре, полициянең һәр хезмәткәре аңлату эшләре алып бара, кисәтү листовкалары таратыла. Аеруча еш очрый торган хокук бозулар турында мисаллар китереп сөйлибез. Авыл җирлекләрендә халык җыеннары барышында да бу мәсьәлә көнүзәгендә торды. "Куркынычсыз йорт", " Сак бул, мошенник!" акцияләре кысаларында һәр йорт, фатирга кереп сөйләшүләр алып бару, массакүләм мәгълүмат чаралары аша кисәтү үз нәтиҗәсен бирми калмый.

- Юл һәлакәтләре буенча да әйтеп китегез әле...

- 2016 елның беренче яртысында килеп чыккан аварияләрдә 44 кеше зыян күрде, 7се үлде. Кеше үлеме белән бәйле һәлакәтләр күпчелек Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасында килеп чыга. Шуңа да зур юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп, һава шартларын исәпкә алып хәрәкәт итү сорала машина йөртүчеләрдән. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, машина йөртүчеләр гаебе белән булган аварияләр 5кә, җәяүлеләр гаебе белән килеп чыкканнары 1гә артты. Балалар катнашындагы һәлакәтләр дә 1гә артык. Тагын шунысын искәртим, руль артына исерек килеш утырган машина йөртүче гаебе белән 4 һәлакәт теркәлде. Көн саен диярлек юл хәрәкәте инспекторлары хәмер тәэсирендәге машина йөртүчеләрне тоткарлап тора. Андыйлар әйләнә-тирәдәгеләр өчен аеруча куркыныч. Шуңа да спиртлы эчемлек кулланып машина йөртүчеләргә һәркемнең игътибарлы булуы сорала. 6 айда 85 машина йөртүче алкоголь кулланган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: