Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

"Алтынчәч" бакчасы балалары китапханәдә Тукай әкият геройлары белән очрашты

Балалар үзләрен курчак театры артистлары сыйфатында сынап карадылар.

16 апрельдә үзәк балалар китапханәсендә  "Алтынчәч" бакчасының зурлар төркеме өчен балалары “Габдулла Тукайның әкият геройлары - безнең дусларыбыз" исеме астында әдәби сәгать үткәрелде. 135 ел инде һәр бала яраткан татар шагыйренең әсәрләрен кызыксынып укый һәм хәтта аларны яттан сөйли. Чарада катнашучылар бик теләп «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт» исемле шигырьләрен сөйләделәр. Аннары үзләрен курчак театры артистлары сыйфатында сынап карадылар, персонажларны бармакларына киеп, «Гали һәм кәҗә» шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Соңыннан Тукай әкиятләре буенча куелган курчак театрын карадылар.

 Габдулла Тукай кыска гына гомер кичереп, гаять зур мирас калдырган. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт безнең күңелгә балачактан яраткан шагыйребезнең шигырьләре һәм әкиятләре ярдәмендә салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев