Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Алтынчәч” балалары җиләк-җимеш салаты ясаганнар

Балалар бакчаларында һәрвакытта да файдалы эшләр эшләнеп кенә тора. Бакча җитәкчелеге, тәрбиячеләр балаларның сәламәтлеге өчен, аларның имин тормышлары өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Җиләк-җимеш салаты ясау буенча мастер-класс турында Зәйнең “Алтынчәч” бакчасы тәрбиячесе Рания Уразайкина сөйли.

     - “Алтынчәч” бакчасында балаларның язгы чорда сәламәтлекләрен ныгыту, аларны витаминнар белән баету максатыннан төрле файдалы чаралар үткәрелә. Шуларның берсе – җиләк-җимеш салаты ясау буенча мастер-класс.

Без, уртанчылар төркеме тәрбиячеләре, балалар белән берлектә төрле җиләк - җимешләрдән салат ясарга уйладык. Иң беренче без балалар белән җиләк - җимешләр турында сөйләштек, табышмаклар әйтештек, рәсемнәр буенча әңгәмә үткәрдек. Балалар, әти - әниләр белән киңәшләшеп, икенче көнгә җиләк - җимешләр алып килергә диеп уйлаштык.

Икенче көнне балалар өчен иртәдән үк күңелле эшләр белән башланып китте. Һәр бала нәрсә дә булса алып килгән, алар шатлана-шатлана бер-берсенә алып килгән алма-грушаларын күрсәттеләр.

Әзерлек эшләре бетеп, салат ясауга керештек. Һәрбер баланың үзенең эшләп карыйсы килә. Без, тәрбиячеләр, балаларга ничек дөрес итеп кисәргә, эш коралларын дөрес тотарга икәнен күрсәтеп, өйрәтеп тордык. Балалар куанып эшләделәр. Күренеп тора, аларга салат ясау бик күңелле иде,  бар эшне зур теләк белән башкардылар.

Менә салат ясауның иң күңелле мизгелләре килеп җитте. Салат әзер! Барыбыз бергә утырып, тәмле һәм файдалы салаттан авыз иттек. Бигрәк тәмле булган дип, балаларны мактадык.  Балаларның горурланулары йөзләренә чыккан иде.

Кич белән балалар бу шатлыкларын әниләре белән бүлештеләр, аларга барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Әниләре дә балалары өчен горурлану хисе кичерделәр.

Үз куллары белән нәрсә дә булса ясау шөгыле балаларда зур кызыксыну һәм горурлык хисе уята, дигән нәтиҗә ясадык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев