Зәй офыклары

Алтынчәчлеләр - “Шатлык”та

15 -22 апрельдә Зәйдә «Язгы игелек атнасы» акциясе уза.

Атналык  кысаларында бүген «Алтынчәч» балалар бакчасы нәниләре “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр алдында чыгыш ясады. Алар ял итүче абый-апаларына башкару осталыгын күрсәтү белән беррәттән, уен-ярышлар да оештырдылар. Соңыннан бергәләп биеп, “Туган тел ” җырын башкардылар. Ял итүчеләр алтынчәчлеләр чыгышыннан бихуш калып, аны оештыручыларга рәхмәтле булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: