Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Алтынчәч”тә Космонавтика көнен бәйрәм иттеләр

Космонавтика көне, календарьнең мөһим датасы буларак, балалар бакчасында билгеләп үтелә.

Кичә – 12 апрельдә Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасында Космонавтика көне уңаеннан күңелле бәйрәм узды. Совет кешесенең беренче булып галәмгә очуы бездә зур горурлык хисе уята. Мәктәпкәчә балачак - шәхес формалашуның мөһим чоры, һәм мондый чаралар патриотик хисләр үсешенә ярдәм итә. Балаларга үз илеңә, аның мәдәниятенә карата горурлык һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, Туган ил тормышына шәхси катнашы барлыгын аңлау бик мөһим.

- Балалар өчен космос темасы бик кызыклы, анда гадәти булмаган, фантазияне эшкә җигә торган мизгелләр күп. Бүген "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Космос" дип исәмләнгән бәйрәм дә шушы максаттан үткәрелде, - ди өлкән тәрбияче Альбина Гайнетдинова.

Бәйрәмдә балалар өчен космик әкият геройлары чыгыш ясады, уеннар, җырлар, биюләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев