Зәй офыклары

“Алтынчәч”тә - кунакта

Менә инде берничә ел рәттән “Алтынчәч” балалар бакчасында “Сәләтле бала” район конкурсы үткәрелә.

Без анда теләп барабыз һәм катнашабыз. “Алтынчәч” коллективы авыл тәрбиячеләрен һәм балаларын бик яхшы каршы алалар. Ел да конкурс үзенчәлекле, мавыктыргыч үтә. Агымдагы елда да 23 балалар бакчасыннан килгән балалар бәйгедә катнашты.
Конкурс төп дүрт биремнән торды. Балалар үзләренең эмблемаларын, әкият геройларын, пазл җыю, реклама ясау, үзләре яраткан ризыкны тәкъдим  иттеләр. Аларның  һәрберсе төрле номинацияләрдә җиңү яулап, диплом белән бүләкләнделәр.
Без конкурсны оештыручыларга  рәхмәт әйтеп, алга таба да иҗади зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
                                                                       
Гөлнара Биккинина, Чыбыклы авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: