Зәй офыклары

“Алтынчәч”тә Нәүрүзне бәйрәм иттеләр

Табигатькә табынган борынгы бабаларыбыздан килә якты Нәүрүз бәйрәме. Кыш үтеп, көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм итәләр Нәүрүзне. Көнчыгыш календаренда бу – Яңа елны каршы алу бәйрәме. Ул ике атнага сузыла.

Нәүрүзне каршылаганда кешеләр бөтен гөнаһларыннан арынырга, бурычларын түләп бетерергә тырышканнар. Озын кышны чыгу кешеләргә җиңел булмаган,  тизрәк Нәүрүз бәйрәменең килүен көткәннәр. Шуңа күрә ул шатлыклы яз бәйрәме – өмет бәйрәме дип билгеләп үтелгән. Бу көнне егетләр һәм кызлар һәр өйгә кереп хуҗаларга такмаклар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.
Без - “Алтынчәч”  бакчасы тәрбиячеләре балаларны төрле халыклар бәйрәмнәре, уеннары, йолалары белән таныштырып барырга тырышабыз. Нәүрүз язгы ел фасылына караган бәйрәм булганлыктан, балаларны бүген бу бәйрәм белән таныштырдык: балалар белән кышны озатып, язны каршы алдык, Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек. Балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар, яз турында сынамышлар әйттеләр. Нәүрүзбикәне  урлап киткән Шүрәле белән Убырлыдан коткардылар.
Күгебезгә яктылык, җаныбызга изгелек, көнебезгә изгелек, тормышыбызга ныклык, тамагыбызга туклык булсын. Язлар җиребезгә тынычлык алып килсен.
Лариса Мөхетдинова, тәрбияче.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: