Зәй офыклары

Алъяпкычның киде чиккәнен...

Алъяпкычлы әбием... Мин белә-белгәннән бирле алъяпкычыннан аерылмады ул. Ишек янындагы элгечтә һәрвакыт ике алъяпкычы эленеп торды. Эшлеккә дигәнен әбием иртәнге намаздан соң киеп, көне буе салмый. Ә ак ситсыдан тегеп, чигелгән “кешелеккә”сен кибеткә чыкканда, кунакка барганда, бәйрәм көннәрендә генә яба. Нинди генә матур күлмәк кимәсен, аның өстеннән алъяпкычын бәйләргә онытмады. Җәен җиләккә барганда, алъяпкчын чирәмгә җәеп, миңа тәм-томлы кыр табыны хәзерли иде.

Шулай бер кышны әбине үзебезгә кунакка алып килдек. Ни гаҗәп, ул алъяпкычын авылда онытып калдырган иде. Әбием алъяпкычын юксынып, байтак кына җанына җылы тапмый йөрде. Таптык без аңа чиккән ак алъяпкычны, таптык... Ул аны рәхмәт әйтеп киеп, куллары белән сыпыргалап куйса да, йөзендә сөенечле елмаюы сизелмәде.
-Барыбер үземнекенә җитми шул. Мин бит шул алъяпкычны киеп кияүгә чыктым, Хәйдәремне сугышка озатып калдым. Исән-сау кайтуын да чиккән ак алъяпкычым белән каршы алдым, - диде ул, күз яшьләрен тәгәрәтеп.
Бөек Ватан сугышы аларның йөрәк ярасы булып гомерлеккә язылып калган шул. Хәйдәр бабама сугышның беренче көннәреннән үк фронтта дары исе татырга, канлы бәрелешләрдә дистәләгән кешеләрнең гомерләре өзелүен, яу кырында күп тапкырлар яралыларның өзгәләнеп ярдәм сорап кычкыруларын күрергә, ишетергә туры килгән.
Сугышта гына түгел, тылда да бик җиңел булмаган шул ул вакытта әбиемнәргә. Авылда карт-коры, бала-чага һәм хатын-кызлар гына калган. Алар чабата белән кар суы ерып, җәяү 30-35 чакрым җирдән чәчү орлыгы ташыганнар. Урман кисү, таш чыгару – бар да алар җилкәсендә булган. Язгы чәчү чорында ни трактор, ни ат булмаганлыктан, әбиләргә көн саен көрәк белән бишәр сутый җир казырга наряд бирелгән. Кырда егылып хәлсезләнсә дә, биш сутыйны казып, бригадирга тапшырып кайтып китәргә тиеш була. Иртәгәсен бер бабай, тубал асып, казылган җиргә иген чәчә, сигез-ун яшьлек бала-чага, ботаклы каен яисә усак агачы сөйрәп, чәчелгән игенне күмдерә.
-Ул вакытта сәгать белән эшләү юк иде, - ди әбием. – Кояш белән эшкә киттек, кояш баткач өйгә кайттык. Без дошманны җиңү өчен барысын да эшләдек. Иртәгәсе көнгә ышаныч зур иде. Шул ышаныч көч биргәнгә чәчүне дә чәчтек, урак белән игенен дә урдык. Үзебез ач булсак булдык, бөтен икмәкне дә фронтка җибәрдек. Ялангач булсак та, фронтка күпме җылы оекбаш, бияләй бәйләп җибәрдек. Үзебезгә төп ризык – күке башы, кузгалак, балтырган, кычыткан иде, - дип искә ала иде әбием.
Тылдагы хезмәтне туктатмыйча алып барулары белән алар җиңү таңын якынайтканнар. Ул вакытта әбиемнәргә күпме ихтыяр көче, сабырлык, түземлек кирәк булгандыр. Күз яшьләрен яшерә белергә, кайгыларын үткәреп җибәрергә кайдан көч алды икән алар.
«Җиңү көне! Ах, безнең нәни йөрәкләребездә ничек тирән булып уелып калды ул көн! – дип искә ала әбиемнең олы кызы Рәзилә апа». Миңа ул вакытта 9 яшь иде. Әниләр басуга чүп утарга бардылар. Ул мине өйдә ялгыз калдырырга курыкканлыктан, үзе белән эшкә ияртеп йөри иде. Бервакыт атын бик каты чаптырып, авыл ягыннан бригадир килә. Үзе бертуктаусыз бар көченә нәрсәдер кычкыра. Әниләр, аптырашып, бер-берсенә караштылар: ут-фәлән чыкканмы әллә? Алай дисәң, төтен-мазар күренми. Ниһаять, бригадирның сүзләре аңлашыла башлады: “Сугыш беткән! Сугыш беткән! Җиңү! Җиңү!” Әниләр бермәл сүзсез, телсез калдылар, аннары кочаклашып, әле ачы итеп еларга, әле яшьле күзләрен сөртеп тә тормыйча, шатлыктан сикерергә тотындылар. Гәрчә берни аңламасак та, без дә, алар нишләсә, шуны кабатладык. Әтиебезнең кайтуы бәйрәм булды. Сугышка киткәндә әти тешләп калдырган икмәк телемен сандыктан алып, әнием өстәлгә куйды. Чиккән ак алъяпкычын ябып, кычыткан ашы пешерде. Әтием шуны бик яратып, өч тәлинкә ашаганы хәтердә калды... Рәзилә апа хәзер 83 яшьтә. Һаман шул хатирәләрне искә алып сөйли.
Мин әбиемнең бер минут та тик торганын хәтерләмим. Аның күңеле тынгы белмәде. Бәйләү бәйли, тегә, пешерә иде. Безгә гел яхшылык теләде, әдәпле булырга, кешеләрне яратырга, гадел, шәфкатьле булырга өйрәтте. Безне беркайчан ачуланмады әби. Ярамаган эш эшләсәк: “И-и, бәбекәйләрем!!!” – дип куя, һәм безгә гаебебезне аңларга, алга таба башка алай эшләмәс өчен шушы җитә иде. Белеме булмаса да, чын тәрбияче-педагог булган икән әбием, дип уйлыйм мин хәзер.
Әбием 96 яшенә җитеп якты дөньядан китте. Бабам да 84 яшькә кадәр яшәде. Биш бала тәрбияләп үстерделәр, шуларның дүртесе исән-сау. Бабамның һәм сугыш ветераны хатыны Һәдия әбиемнең рухы шат булсын. Без аларның кылган изгелекләрен, үгет-нәсыйхәтләрен онытмабыз.
Бүген алар сөйләп калдырган хатирәләрне барлыйм да ул чорда яшәгәннәрнең күңелендәге миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын коточкыч сугыш авырлыклары да юа алмаган, дип уйлыйм. Инде безгә алар күргән борчуларны күрергә язмасын, дөньялар тыныч булсын.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: