Зәй офыклары

Ана бәхете – балаларда

Ана өчен бәхет нәрсә ул? Ана бәхете – бала. 29 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан балалары бәхетен тоеп яшәүче Айгөл Җиһангирова турында.

Баласының олы шатлыгын да, күңел ярасын да, йөрәгенең еш типкәнен дә, хәтта түккән һәр яшенең сәбәбен дә бары әниләр генә аңлый. Райондагы иң матур авылларның берсендә – Кәрәкәстә яшәүче Айгөл Җиһангирова да әнә шундый затлардан.
Айгөл үзе Дүрт-Мунчадан. Кәрәкәс авылы егете Марат белән матур тырыш гаиләдә ике кыз үстерәләр.
“Тәрбияле балалар күктән төшми, ә гаиләдә ныклы тәрбия алалар. Олы кызлары Илүзә җырларга бик ярата, ул тәрбияче булып эшли. Ә кече кызлары Илзия үзлегеннән биергә өйрәнде. Кызлар икесе дә авыл мәдәният йортында узган чараларда актив катнашалар. Алар – минем уң кулым”, - ди Кәрәкәс мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Зыязова.
Җиһангировлар хезмәт белән яши, тырыш гаилә өй салып кергән. Балаларына да хезмәт тәрбиясе бирергә тырышалар. Айгөл ханым - эчкерсез табигатьле, сабыр холыклы, яхшы күңелле әни. Кызлары да акыллы, тырыш, хезмәт сөючән.
Айгөл балалары өчен мәрхәмәтле, үрнәк әни булса, Мараты өчен ышанычлы тормыш терәге, каенасын да кайгыртып-ярдәм итеп яши.
- Әнисез өйнең яме, нуры да юк. Ул җылы өйдә каршы алмаса, миңа бик күңелсез. Әни безнең өчен яши, кеше арасында ким-хур булмасыннар дип тырыша. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, сиздерми, безне тырыш, гадел булырга өйрәтә. Рәхмәт аңа барысы өчен дә, - ди кызы Илүзә, әнисенә бәйрәм уңаеннан теләкләрен юллап.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: