Зәй офыклары

Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлтүнең мөмкинлекләре арта

Зәй шәһәр прокуратурасы Россия Федерациясе хөкүмәтенең агымдагы елның 25 маенда чыккан 655нче карары нигезендә ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тотуның кагыйдәләре үзгәрүе турында хәбәр итә.

Үзгәрешләр торак шартларын яхшырту өчен ана капиталын файдаланганда кредит бирүче оешмалар исемлегенең артуын үз эченә ала. Элекке исемлеккә дәүләт теркәве узганнан соң 3 елдан да ким булмаган  эшчәнлек алып баручы авыл хуҗалыгы кредит куллану кооперативлары өстәлә.
Моннан тыш, шәхси торак йорт төзелеше өчен түләүне башкаруда ана капиталын куллануга кирәкле документлар исемлеге дә тәгаенланган.   

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: