Зәй офыклары

Ана сүзе

Көтмәгәндә гаиләбезгә килгән кайгы иңнәрне басты, күзләрне томалады, фикерләрне чуалтты, үзебезне аңсызландырды.

Минем өчен җирдә яшәвемнең мәгънәсе булган кадерле бердәнбер улым Радик Мәгъсүмҗан улы Борһанов 38 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Таянычым, терәгем югалды. Кинәт килгән бу авыр кайгыбызны уртаклашкандай ул көнне коеп яңгыр яуды, гүя безгә кушылып күкләр дә елады.
Динебез буенча әле кырыгынчы көнеңә кадәр өйгә кайтып йөрисеңдер, улым. Күкләрдән үзең дә күргәнсеңдер авылыбыз кешеләре, бергә мәктәптә укыган классташларың, укытучыларың, аралашып яшәгән иптәшләрең - олысы-кечесе сине озатырга җыелды. Мәскәүдән, Башкортстаннан, Мөслимнән, Азнакайдан, Минзәләдән, Чаллыдан, Зәйдән туганнар барысы да синең белән хушлашырга кайттылар. Берсенең дә моның чын булуына ышанасы килмәде. Озатырга килүчеләр коеп яуган яңгыр астында да таралышмадылар, сәгатьләр буе басып торып, безнең гаиләбезгә килгән югалтуны уртаклаштылар. Үзең генә белмәгәнсеңдер, яратканнар, үз иткәннәр бит сине. Син үзең дә һәркемгә ачык йөзле, җиңел аралашучан, кече күңелле, бик тә ярдәмчел идең шул. Сабантуй батыры булып калуларың да күз алдымда тора. Әй, улым, синең кешеләргә эшләгән изгелекләрең савап булып әйләнеп кайтсын, изге фәрештәләр генә каршы алып, урыннарыңны оҗмах түрләрендә итеп, авыр туфракларыңны җиңел итсә иде Аллам, дип телим, догалар укыйм.
Авыр көннәребездә янәшәбездә булган, юату сүзләре белән дә, матди ярдәм итеп ике сабыеңны кайгыртканнары өчен барлык авыл халкына, дусларыңа, классташларыңа, укытучыларга, күршеләргә, туганнарга зур рәхмәтләр җиткерәсем килә. Берегезгә дә үзеңнән алда балаңны җирләү кайгылары килмәсен, сәламәтлектә, куанычлар белән, матур көннәргә сөенеп, якты киләчәккә өмет итеп яшәргә язсын. Амин.

Мәрхүмнең әнисе Миннебикә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: