Зәй офыклары

Анастасия Лазарева: “Табиб булырга хыялланам”

Шәһәрнең 2нче мәктәбен тәмамлаган Анастасия Лазарева районыбызда рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйды.

Анастасия  18 ел элек Михаил һәм Надежда Лазаревлар гаиләсендә туган. Кызның сүзләренә караганда, әти-әнисе аны тәрбияләүгә зур тырышлык куйганнар.
- Әти-әнием минем тормышымда бик зур роль уйныйлар, мин аларга чиксез рәхмәтле. Мин  2нче мәктәптә 4нче сыйныфта гына укый башладым. Бу мәктәпне, чыннан да, яраткан икенче туган йортыма әверелде, дип әйтә алам. Минем өчен барлык фәннәр дә  үзенчә кызыклы. Шуңа күрә теге яисә бу фәнне аеруча яратам, дип әйтә алмыйм. БДИга әзерлек белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Александровна Кузнецова шөгыльләнде. Миңа калса, Валентина Александровнаның төп сыйфатларының берсе - аның ачыклыгы. Ул миңа теләсә кайсы мәсьәләдә ярдәм итте. Аның белән бергә  кимчелекләрне бетерү өстендә даими эшләдек.
 Рус теле имтиханнар тапшыру фәннәре  исемлегендә минем  өчен беренче фән иде. Ә беренче имтиханы, билгеле, дулкынландыргыч була. Имтиханда соңгы минутлар иң авыры булды. Вакыт җитмәү, җавапларга икеләнеп карау - болар барысы да  зур балл җыю өчен авыр булды. Сер түгел, һәр чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән күбрәк балл җыярга тырыша. Мин дә  85- 90 балл җыю өчен тырыштым. Имтихан вакытында  максималь нәтиҗә - 100 балл җыю турында уйламадым.
 БДИ нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң инде шактый вакыт узды, тик мин әлегә кадәр бу хәлгә ышана алмыйм,- ди ул.
Настядан киләчәккә планнары белән дә кызыксындык.
- Медицина вузына укырга керергә планлаштырам. Минемчә, табиб -иң изге һөнәр. Әлеге хезмәт  зур тырышлык  таләп итә, әмма мин тормышымны кешеләргә хезмәт итүгә багышларга әзер, - диде ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: