Яңалыклар

Анастасия – республика олимпиадасы җиңүчесе

Ел башлану белән мәктәп укучылары арасында республика һәм Россия күләмендәге фән олимпиадалары старт алды.

Шунысы куанычлы, Зәй балалары арасында аларда беренче җиңүчеләр дә күренә башлады. Шәһәрнең 2нче мәктәбе VIII “Б” сыйныфында укучы Анастасия Горева рус әдәбияты буенча республика олимпиадасында җиңүче булып танылды. Шунысын да әйтик, Анастасия быелгы уку елында җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты буенча шәһәр олимпиадасында  да үзен көчле  укучы буларак күрсәткән иде. Февраль башында ул җәмгыять белеме буенча янә республика олимпиадасында Зәй данын яклаячак.
-Мин 2нче мәктәптә I сыйныфтан белем алам. Безне V сыйныфтан рус теле һәм әдәбиятыннан Валентина Александровна Кузнецова укыта.  Ул – көчле педагог, безгә төпле белем бирә. Олимпиаданың оештырылуына килгәндә, ул  Казаннан ерак булмаган “Регина” кунакханәсендә үтте.  Республика буенча VIII-XI сыйныфлардан барлыгы 144 укучы катнашты, аларның 18е VIII сыйныфта укучылар иде. Олимпиада ике турдан торды: беренче турда без шигъри әсәргә анализ ясадык, икенчесендә иҗади бирем эшләдек,  - диде Анастасия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Анастасия – республика олимпиадасы җиңүчесе
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар