Яңалыклар

Андрей Ларьков Пхенчханда көмеш медаль яулады

Россиянең ир-атлар җыелма командасы да Пхенчханда Олимпиада уеннарында чаңгыда узышу буенча уңышлы чыгыш ясады.

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков  Россия ир-атлар командасы составында 4х10 чакрым эстафетада икенче урынны алды. Россиялеләр Норвегия җыелма командасына 9,4 секундка гына оттырды. Өченче урында исә Франция командасы. Шул рәвешле Пхенчханда Олимпиада уеннарында  фигуралы шуу буенча Евгения Тарасова, чаңгычы Андрей Ларьков  - көмеш, ә чаңгычы Анна Нечаевская бронза медаль яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Андрей Ларьков Пхенчханда көмеш медаль яулады
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар