Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Андрей Лучин - район газетасын яратып укучы таксист

Андрей Лучин такси хезмәтендә егерме ел эшли.

Күптән түгел генә таксистлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Тарихка күз салсак, 1907 елның 22 мартында Лондон урамнарында махсус счетчиклар белән җиһазландырылган беренче машиналар юлга чыккан. Ул счетчикны «таксиметр» дип атап йөрткәннәр (фр. «такс» - «түләү»; греч. «метрон» - «үлчәү»). Шуннан безгә таныш «такси» сүзе барлыкка килгән.

 

Таксист һөнәре турында без шәһәребездә егерме еллап таксист булып эшләүче Андрей Лучин белән очрашып сөйләштек. Ул безнең редакциягә һәр атна саен газета алырга керә, район яңалыклары белән танышып бару мөһим, ди.
Чаллының Кама политехник институтын тәмамлаган Андрей Лучин КамАЗ берләшмәсендә инженер-механик булып эшләгән.
-1993 елның 14 апрелендә двигательләр заводында булган янгыннан соң, эштә проблемалар барлыкка килде һәм мин туган шәһәрем Зәйгә кайттым.

 

-Ул чорда кече һәм урта бизнес субъектлары үз эшләрен башлап кына киләләр иде. Мин яңа оешкан бер такси хезмәтенә эшкә урнаштым һәм бүгенге көндә дә шунда эшлим, - ди ул.
Андрейның машина йөртү стажы да шактый зур - 40 ел. Аны Зәйдә такси хезмәтенең башында торучыларның берсе, дисәк тә, ялгыш булмас. Ике дистә ел эчендә әлеге хезмәтнең нинди үсеш юлы кичерүен ул яхшы белә.
-Баштарак машина йөртүчеләргә эшләве авыр булды. Чөнки бүгенге белән чагыштырганда, элемтә, ягъни коммуникация чаралары да начар иде. Һәр такси машинасын иярләүче иске типтагы рацияләрдән файдаланды. Аны хәзерге электрон чаралар белән чагыштырырлык та түгел. Диспетчер рация аша элемтәдә торды, салон диспетчер һәм машина йөртүчеләр тавышыннан яңгырап тора. Хәтерләсәгез, һәр машина йөртүченең үз позывное бар. Минем позывной 7.3 иде. Унар машина йөртүчедән торган ике бригадага бүленеп эшләдек, - дип искә ала Андрей Лучин.
Аның әйтүе буенча, ул елларда Зәй таксистлары арасында зур көндәшлек тә булмаган. Хәзер исә шәһәребездә халыкка дүрт такси оешмасы хезмәт күрсәтә.
-Мин үзем хезмәт куйган оешма эшчәнлегеннән канәгать. Биредә җитәкчелек хезмәт коллективы белән яхшы эшли. Һәр машина йөртүчене туган көне, башка бәйрәмнәр белән котлап торалар. Электрон социаль челтәрдә үз төркемебез бар. Шунда төрле форумнар оештырыла, - ди Андрей Юрьевич.
Мин аннан Зәйдә иң популяр маршрутлар нинди булуын сорамыйча кала алмадым.
-Такси хезмәтеннән бик еш район үзәк дәваханәсенә баручылар файдалана. Мин төнлә эшләргә яратмыйм. Белгәнегезчә, таксистлар белән безнең Зәйдә дә күңелсез хәлләр булгалады, - ди ул.
Әйе, таксистлар - хәвеф-хәтәрдән якланмаган һөнәр ияләре. Шуңа күрә аларның үзләренә сак булырга туры килә.


-Таксист булып эшли башлагач, психологка әйләнеп барасың. Юлчыларның йөз-кыяфәтләренә, сөйлә-шүләренә карап, нинди кеше икәнен чамалап була: караңгы чырайлы, тупас, әрләшергә генә торучылары да, мөлаемнары да бар. Илтеп куйган өчен акча түләмичә төшүчеләр дә очрый. Мин исерекләрне машинага утыртмыйм. Клиентларның машина салонында кошелек, кәрәзле телефон, сумка, торт кебек әйберләр онытып калдырган очраклары да юк түгел. Алар диспетчерга бирелә, хуҗалары эзләп ала, - ди Андрей Юрьевич.
Сөйләшү вакытында без чит илләрдәге такси хезмәте темасына да кагылдык. Анд-рей Юрьевич әйтүенчә, бездә, гомумән, такси да йөрү культурасы түбән.
-Чит илләрдә таксистка чәйлек (чаевые) бирү гадәте көчле. Әлбәттә, бу безнең финанс мөмкинлекләре белән аңлатыла. Шулай да миңа чәйлек бирүчеләр булгалады. Әйтик, Англиядән кайткан бер ханым, шулай ук Италиядән һәм Ирландиядән килгән ханымнарны Чаллыга илтеп куйганда булды ул, - ди Андрей Лучин.
Шунысын да әйтик, ул үзмәшгуль буларак та теркәлгән.
-Такси хезмәтенә эшкә килергә уйлаган яшьләргә мин саулыкларының нык булуын телим һәм машинаның яңа булуы кирәк. Машинаң яңа булганда һәрвакыт стабиль хезмәт хакы булачак. Ник дигәндә, иске машинаның юлда ватылып калуы да бик ихтимал. Ә пассажирлар самолет яисә поездга соңга калырга тиеш түгел. Таксист үз өстенә мондый җаваплылыкны да ала, - ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев