Зәй офыклары

Анна әбигә икеләтә бәйрәм

Зәйдә ветераннарны 90 яшьлек юбилейлары белән котлаулар дәвам итә. Бу көнне тыл ветераны Анна Ситдыйковага икеләтә бәйрәм. Аны юбилее һәм Җиңү көне белән шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин котлап, аңа РФ Презинденты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды. Юбилярга «Унайлы йорт» ширкәте рәисе Римма Никифорованың да әйтер сүзе күп булды....

Зәйдә ветераннарны 90 яшьлек юбилейлары белән котлаулар дәвам итә. Бу көнне тыл ветераны Анна Ситдыйковага икеләтә бәйрәм. Аны юбилее һәм Җиңү көне белән шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин котлап, аңа РФ Презинденты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды. Юбилярга «Унайлы йорт» ширкәте рәисе Римма Никифорованың да әйтер сүзе күп булды. Ветеран күңеленә автоклуб хезмәткәрләре башкаруындагы җырлар аеруча хуш килде. Анна Алексеевна тумышы белән Минзәлә районыннан, сугыш башланганда аңа 16 яшь була. Сугыш чорында ат караучы булып, сугыштан соң Кемеровода шахтада эшли. Зәйгә 1964 елда кайта, ипи заводында хезмәт куя, 5 бала үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: