Зәй офыклары

Анна Шакирова: “Миңа авыл халкы белән эшләү ошый”

Бүген – Халыкара теш табиблары көне. Шәһәр-районыбызда әлеге хезмәтне намус белән башкаручы, осталыклары, эшкә бирелгәнлекләре белән зәйлеләрнең хөрмәтен казанган тәҗрибәле стоматологлар шактый. Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә хезмәт куючыларның барысы да диярлек абруй казанган табибә Рәхимә Гомәрова “мәктәбен” узып, тәҗрибә туплаган квалификацияле белгечләр, дисәк тә, ялгыш булмас. Алар арасында яшьләр дә күп.

Шуларның берсе – Анна Шакирова.  Ул -  үзебезнең Зәй кызы, шәһәрдә туып-үсеп, 3нче мәктәптә белем ала. Сәламәтлек саклау тармагына эшкә  Казан медицина университетын тәмамлаганнан соң килә.
-Кечкенәдән табиб булырга хыялландым. Әлбәттә, медицина тармагын сайлауда әнием йогынтысы да булды. Ул 30 ел кайчандыр шәһәребездә бердәнбер булган даруханәдә эшләде, -ди  Анна Николаевна.
Ул интернатурада практик белем туплау чорын Рәхимә Гомәрова җитәкчелегендә стоматология бүлегендә үтә. Менә шул елларда ук яшь белгеч  остазының эшкә намуслы, җаваплы карау кирәклеге турында аңлатып торуын  исеннән чыгармый.
-Бүлектә хезмәт куючыларның дус-тату булуы беренче чиратта аның мөдиреннән тора. Рәхимә Хәмзиевна безне үз балаларыдай күрә. Шул ук вакытта ул бик таләпчән, һәркемнән сыйфатлы эш таләп итә. Менә шуның өчен дә мин аңа рәхмәтле, - ди Анна Шакирова.
Шунысын да әйтик, Анна Николаевна бүгенге көндә шәһәрдә дә эшли, Сәвәләй табиб  амбулаториясендә дә хезмәт куя. Чөнки ул 2018 елда “Земский доктор” программасы кысаларында авылга эшкә килде. Биредә ул биш ел дәвамында халыкка хезмәт күрсәтергә тиеш. Әлбәттә,  программа шарты нигезендә биредәге хезмәт стажының бер елы ел ярымга исәпләнә.
-Авылда яшәүчеләр шәһәрдәгеләрдән нык аерыла.  Алар ачык күңелле, игелекле, табибка зур хөрмәт белән карыйлар.  Мин моны бер ел эшләү чорында аңладым. Андый кешеләргә рәхәтләнеп хезмәт күрсәтәсе килә. Гомумән, миңа авылда эшләү аеруча ошый. Миңа Сәвәләй, Якты Күл, Кара-Елга, Иске һәм Яңа Маврин авылларында яшәүчеләр мөрәҗәгать итә. Көн саен уртача 5-6 кеше кабул итәм. Әлбәттә, һәрбер кеше белән уртак тел табарга туры килә. Өлкәннәр исә башта үзләренең моң-зарларын сөйли башлыйлар. Тыңларга туры килә, чөнки кешегә аралашу, күңелен бушату да бик кирәк, - ди ул.
Табибәнең тормыш иптәшенең шөгыле дә авыл хуҗалыгы белән бәйле. Рөстәм Шакиров  -  Поручик терлек симертү комплексы башлыгы.  Аларның бакчага йөрүче кызлары Мәдинә киләчәктә әнисе эзеннән китәр, мөгаен.  Анна Николаевна әйтүенчә, ул курчакларын “дәваларга” ярата.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: