Зәй офыклары

Аноприенко: Татарстан урманнарны саклау буенча 2024 ел план күрсәткеченнән артып китте

«Урманнарны саклыйк» акциясе буенча республикада 1 млн данәдән артык нарат, чыршы, карагай, юкә һәм миләш үсентесе утыртылачак.

Бүген Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары — Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Алар Татарстанның Балык Бистәсе районында нарат үсентеләре утырттылар.

"Күптән түгел бездә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчалары» акциясе узды. Бу акция кысаларында без сугышта һәлак булганнар истәлегенә 27 млн агач утырттык. Хәзер бездә Урманны саклыйк“ акциясе бара, аңа Россия Федерациясенең барлык төбәкләре дә кушылды», — дип хәбәр итте Сергей Аноприенко Кызыл Йолдыз урманчылыгы территориясендә җыелган акциядә катнашучыларга.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: