Зәй офыклары

Аның сере чиксез яратуда

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” рубрикасында “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Лариса Мөхетдинова турында сөйлибез.

Лариса Васильевна көн саен серләр белән тулы балачак дөньясы белән очраша. Ул үзе дә аерым бер тылсым иясе кебек. Педагогның өч дистә еллап гомере балалар бакчасы белән бәйле. Шушы балачак дигән әкият иленнән җитәкләп барып,  ул балаларны әйләнә-тирә дөньяны танып белергә, кечкенә булсалар да, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә омтыла.

Лариса Васильевнаның балалары  иртән бакчага йөгерә-йөгерә, шатланып килә, ә ата-аналар сабыйлары өчен тыныч күңел белән эшкә китә. Менә шундый гади һәм көндәлек кирәкле булган эш. Һәркемгә карата позитив, кайгыртучан булуда аның сере. Мәктәпкә киткәч тә, балалар тәрбиячеләрен онытмый, янына килеп, уңышлары белән уртаклаша.

"Тәрбияче хезмәте җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Башка өлкәдә мин үземне күз алдына да китерә алмыйм, чөнки үз һөнәремне бик яратам. Тәрбия – ул, беренче чиратта, балаларны ярату. Бала үзен яраткан кешене генә хөрмәт итә, аның сүзенә колак сала», - ди Лариса Васильевна.

Тормыш тик томый,  барысы да үзгәрә. Балалар бакчасына яңа балалар килә.Быел ул иң кечкенәләрне җыеп, аларның янәшәсендә тугры дус һәм остаз булырга әзер. Һәркайсына ул күңеленең бер өлешен һәм чиксез мәхәббәтен бүләк итәр һәм киләчәктә үзе тәрбияләгән шәкертләренең  уңышлары белән горурланыр дип ышана.

Нәтиҗәле хезмәте, иҗади потенциалы һәм педагогик осталыгы өчен Лариса Васильевна күпсанлы  Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: