Зәй офыклары

Апрельдә бакча эшләре

Кояш көннән-көн югарыга күтәрелә, көннәр дә җылына бара. Акрынлап бакча эшләре дә башлана. Апрельдә бакчада нинди эшләр башкару кирәклеге турында һәвәскәр бакчачы, Татарстанның атказанган агрономы Миннерифкать Шәвәлиев сөйли.

-Кар эреп, җирләр кибә башлауга ук агачлардагы кимерүчеләргә каршы куелган материалларны алыгыз. Кәүсә һәм ботаклардагы кабыкны кырып чистартыгыз, аларны известь яки акшар белән агартып чыгыгыз. Агачлардагы көздән калган җимешләрне дә коеп төшерергә кирәк , чөнки алар җимеш череге яки монилиоз кебек авыру чыганаклары булып тора. Алар бакчага таралмасын өчен, кабыкны кыргыч белән кырганда, җиргә пленка җәегез. Күләгәле урыннардагы карны исә тизрәк таратып ташлагыз.
Апрельдә ачык грунтта чәчү өчен чәчүлек орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк.
Кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр (зарарсызландыралар, суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылаталар).
Туфрак әле бик дымлы чакта, кар эреп беткәнче үк бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый. Бигрәк тә бакча җиләге үстерсәгез, бу ысулны куллану бик нәтиҗәле.
Әгәр дә бакча җиләген 10–15 көнгә иртәрәк өлгерүен телисез икән, аның иртә өлгерә торган сортларының өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз. Шул ук вакытта үткән ел гына утырткан җиләкләрне җентекләп карагыз, араларында туфрак өскә кысып чыгарган үсентеләр булса, аларны туфракка батырып куегыз.
Апрель урталарыннан соң утыртырга 3 атна чамасы кала бәрәңгенең утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрен, баз яки подваллардан чыгарып, ачык һавада яисә якты абзарларда таратып куярга кирәк.
Көзен туңга казып калдырылган участокларны (гадәттә, апрельнең икенче яртысында) тырмалап дым каплаталар. Шунда ук органик һәм минераль ашламалар кертәләр һәм, анда нинди культуралар чәчеләчәген исәпкә алып, саерак итеп кабат казып чыгалар, шул ук вакытта ашламалар да күмдерелә.
Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, аш чөгендере чәчәләр, яшел кыяк өчен сайландык суган, башлы суган өчен орлыклык  суган, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башлыйлар. Шунысын искәртик, кишер тигез булып, әйбәт тишелсен өчен түтәлнең өстен  каплап куярга кирәк. Кайбер бакчачылар кишер начар үсә, тармаклана дип зарланалар. Эш шунда ки, кишергә җәен  яхшы итеп  өч мәртәбә генә су сибәргә кирәк. Аңа даими су сипкәндә түтәлнең өсте генә чылана, шунлыктан ян тамырлар барлыкка килә. Ә кишер тамыры дымны эзләр аска китәргә тиеш.
Билгеле, бу эшләрне башкарганчы бакчада генераль җыештыру эшләре үткәрү зарур: барлык үсемлек калдыкларын, чүп-чар, яфракларны зарарсызландырып, компост ясау өчен җыеп файдаланалар, чүп үләннәрен, бигрәк тә койма, абзар буйларында үскән үләннәрне препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Теплицаларда бу айда кыяр һәм помидорларны карап үстерүне дәвам иттерәләр, ә пленкалы язгы теплицаларны файдалану өчен әзерлиләр (пленка ябалар, биоягулык тутыруны төгәллиләр) һәм кыяр үсентеләрен күчереп утырта башлыйлар. Башка төр үсентеләрне дә күчерергә була. Апрельнең беренче яртысында иртә өлгерүче кәбестәне күчереп утырту тәмамлана, ә икенче яртысында помидор, борыч һәм баклажаннарны күчереп утырту башлана.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: