Зәй офыклары

Аш-су остасы Гөлнара

Һөнәрләрнең төрлесе була. Уйлау яки сабырлык күп таләп ителгәне, авыр күтәрергә, яисә күп йөрергә кирәк булганнары...

Тик, авыр булса да, үз һөнәренә тугры калып, эшен җиренә җиткереп, яратып башкаручы кешеләр дә аз түгел. “Эшең авыр бит, башкасын эзләп карарга кирәк”, - диючеләргә, аларның җаваплары гади: “Яратам шул эшемне, башкасы кирәкми!”
20 октябрьдә Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелде. Без дә бакчабыз эшчәнлеген әлеге һөнәр ияләреннән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Тәмле, файдалы ризыклары белән һәрдаим сабыйларыбызны сөендереп тора алар! Сабыйларның тамаклары тук булгач, балалар да шат, әти-әниләр дә канәгать.
Бакчабыздагы аш-су осталары арасыннан сезне тырыш та, гади дә, бар эшкә дә өлгер булган Гөлнара Харрасова белән таныштырасым килә. Гөлнара Ильясовна бакчабыз ачылганнан бирле биредә хезмәт куя. “Үз эшенең остасы”, “алтын куллы”, “пешергән ризыклары, телеңне йотарлык”, ди хезмәттәшләре аның турында.
-Эшемне яратам, гомумән, ашарга пешерү минем өчен ял итүгә тиң. Еш кына яңа ризыклар пешереп карап, якыннарымны сөендерәм. Аларның рәхмәтен ишетү генә ни тора. Кечкенә вакытта әни аш әзерләгәндә гел кырында бөтерелә идем, нинди дә булса өлешем керсен дип уйлый идем. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән сүзләр искә төшә. Ә менә хәзер үземнең кызым да үсеп килә, ул да үземә охшаган. Кул арасына керә башлады инде, кызыксынып ярдәм итәргә тырыша. Ярыймы, мин эшләп карыйм, әйдә, мин пешерәм, син әйтеп тор, - дип сөенеп сөйли кызы Эвелина турында Гөлнара.
Яшь белгечләр дә килә бакчабызга, ул үзенең белгәннәре белән бүлешә, аш-су серләренә өйрәтергә тырыша, акыллы киңәшләрен бирә. Әзерләп кенә калмый ул, күз явын алырлык итеп өстәлдәге ризыкларны бизәп тә куя! Кайсы ризык нинди урында торырга тиеш, ничек киссәң, ул матуррак күренәчәк - боларның серләрен бик яхшы белә Гөлнара.
Җитәкчелек тарафыннан да югары бәяләнә аның эше. “Аның беркайчан да булдыра алмам шул, дигәнен ишеткәнем юк”, - ди бакча мөдире Рәзинә Борһанова.
Гөлнара Ильясовна матур җырлый да, коллектив белән әзерләгән чараларда оста итеп сәхнәләштерелгән күренешләрдә дә чыгыш ясый. Аңа эшендә зур уңышлар, имин тормыш телибез. Аш-сулы табыннары мул ризыкларга тулып торсын.
Гөлнар Хөснетдинова, “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: