Зәй офыклары

Ашлары тәмле, йөзләре якты

Зәйнең “Ялчыгол” мәчетендә ифтар ашларын Роза һәм Әлфия ханымнар әзерли. Аларның биредә икенче елларын инде авыз ачуга тәмле итеп ризыклар әзерләве.

-Ашларны төрләндерергә, тәмле, бәрәкәтле итеп пешерергә тырышабыз, -диләр ханмынар. Ифтарга йөрүчеләр алар әзерләгән ашларны мактап туя алмыйлар.   Узган җомгада “Ялчыгол” мәчетендә элекке имам- мөхтәсип “Ялчыгол” мәчете имамы Сәгыйт хәзрәт Камаловның кырыгын уздырдылар. Бу уңайдан авыз ачуга шактый мөселман җыелган иде. Анда башкарма комитет җитәкчесе  Илнар Хафизов та катнашты. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: