Зәй офыклары

Ашыгыгыз! Вакыт аз кала!

Агымдагы елның икенче яртыеллыгына “Зәй офыклары” газетасына язылу өчен бик аз вакыт калып бара. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, район яңалыкларыннан хәбәрдар булу өчен газетага язылырга ашыгыгыз!

Райондагы яңалыклар, хуҗалыклардагы эшләрнең торышы, хезмәт алдынгылары, мактаулы гаиләләр һәм башка бик күп хәлләр турында сез, кадерле газета укучылар, бары тик җирле матбугаттан гына белә аласыз. Моннан тыш, республика, дөнья хәлләре, спорт, мәдәният вакыйгалары, белгечләр киңәшләре белән дә даими танышып барырга мөмкин. Шуңа күрә киләсе яртыеллыкта да бездән аерылмагыз!
Газета укучыларыбызның тагын бер кат исенә төшерәбез:  “Зәй офыклары”на почта аша язылу бәясе - 708,  юридик затларга 798 сум тора. Ә газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга ул 420 сумга гына (юридик затларга 540 сум) төшә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: