Зәй офыклары

“Ашыт җыены” янә кунакларны үзенә җыйды

Зәй районында мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлекләрендә элекке гореф-гадәтләрне яңартуны өстенлекле юнәлеш итә. Куш-Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре исә "Ашыт җыены"н торгызып килә, ул узган шимбәдә дүртенче ел оештырылды. Куш-Елгада нинди авыр еллар булса да, "Ашыт җыены" уздырылган. Аның кабат торгызу һәм җанландыруга мәдәният йорты директоры Ралия Әхмәдуллина алынып, зур эш башкара. Ралия...

Зәй районында мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлекләрендә элекке гореф-гадәтләрне яңартуны өстенлекле юнәлеш итә. Куш-Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре исә "Ашыт җыены"н торгызып килә, ул узган шимбәдә дүртенче ел оештырылды.

Куш-Елгада нинди авыр еллар булса да, "Ашыт җыены" уздырылган. Аның кабат торгызу һәм җанландыруга мәдәният йорты директоры Ралия Әхмәдуллина алынып, зур эш башкара. Ралия ханым җыендагы йолаларны нәкъ шундагы кебек кайтарырга тырыша. Җыен б авыл Сабантуе уза торган аланлыкта үтте. Аңа кадәр җирлек җитәкчелеге һәм милли киемнәрдән мәдәният хезмәткәрләре, егет-кызлар бәйрәмчә бизәлгән авыл башында кунакларны чәкчәк белән каршы алды. Әлеге йола үзенә күрә җыенга кайтучыларга бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге өстәде. Ерак араларны якын итеп Балтыйк буе, Мәскәү, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй шәһәрләреннән кунаклар кайтты.

Җыенда авылның күренекле һәм игелекле эшләр башында торучы нәселләре оя-оя мәйдан уртасына дәшеп хөрмәтләнде. Җыен беткәч, мәйданда кичке уен башланды. Гармунлы кичке уенны яшьләр бию кичәсе дәвам итте.

Рәзимә Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: