Зәй офыклары

Асылъяр - Гран-при иясе

Зәйнең "Космос" яшьләр үзәгендә 3 - 7 яшьлек талантлы балалар арасында беренче шәһәркүләм җыр фестивале узды. Ике этаптан торган бәйгедә 39 бала катнашты. Финал өлешендә "соло", "ансамбль", " дуэт һәм трио" номинацияләре буенча иң-иңнәр билгеләнде. "Соло"да Тамила Мамедова, Дмитрий Аксаков, Милана Әхмәтшина һәм Арина Андреева беренче өч урынны алдылар, ә...

Зәйнең "Космос" яшьләр үзәгендә 3 - 7 яшьлек талантлы балалар арасында беренче шәһәркүләм җыр фестивале узды. Ике этаптан торган бәйгедә 39 бала катнашты. Финал өлешендә "соло", "ансамбль", " дуэт һәм трио" номинацияләре буенча иң-иңнәр билгеләнде. "Соло"да Тамила Мамедова, Дмитрий Аксаков, Милана Әхмәтшина һәм Арина Андреева беренче өч урынны алдылар, ә Асылъяр Асылхуҗина Гран-при иясе булды. Ансамбльләр арасында беренчелекне "Кояшкай" балалар бакчасының "Умырзая"сы алды. Икенчедә - "Салават күпереннән" "Сәйлән", өченчедә - "Теремкәй"дән "А-солька" иҗат төркемнәре. Ә дуэтлар арасында иң яхшы чыгыш Динә Хөснетдинова белән Әмирхан Мирзаяновныкы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: