Зәй офыклары

Ата-аналар баланы мәктәпкә яшәү урынына бәйсез рәвештә урнаштыра ала

Билгеле булганча, узган ел азагында Россия Президенты Владимир Путин, яшәү урынына бәйсез рәвештә, балаларны әти-әниләре теләгән балалар бакчасында, мәктәптә белем һәм тәрбия алдыру мөмкинлеге бирүче законга кул куйган иде.

Ягъни хәзер  бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирүдә катлаулылыклар булмаячак.  Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»  Федераль законга кертелгән төзәтмәләр шуны раслый. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип белдерә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. Шул ук вакытта буш урыннар булмаган очракта, мәктәп баланы кабул итүдән баш тарта ала.
Гомуми белем бирү оешмаларында балаларны беренче сыйныфка гариза язу февраль аенда башлана. Кайбер мәктәпләр гаризаларны электрон рәвештә кабул итәчәк.
Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/science/09-01-2020/ta..
Татарстанда ата-аналар баланы мәктәпкә теркә.. tatar-inform.tatar

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: