Зәй офыклары

Ата-бабаларыбызның батырлыгын «Җиңү йөзе» проектында мәңгеләштерик

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан халкы Бөек Ватан сугышы Үзәк музее базасында үткәрелүче «Җиңү йөзе» проектына кушыла ала. Анда "Җиңү йөзләре” проектында катнашучылар бабаларының портретын таба һәм балаларына, оныкларына күрсәтә ала, дип хәбәр итә оештыручылар.

Проект илебез тарихында гына түгел, бөтен кешелек тарихында да җиңүгә үз өлешен керткән һәр кеше турындагы хәтерне саклауга юнәлтелгән.
«Җиңү йөзе» бөтенхалык тарихи депозитарие 150 миллионнан артык фото һәм текст документларын берләштерәчәк, бу үзенә күрә Бөек Ватан сугышы елларында нацизм белән көрәшкән миллионлаган кешеләрнең иң зур архивы, санлы мәгълүматлар, фотографияләр һәм шәхси тарихы банкы булачак.
"Җиңү йөзләре” проектына кушылып, үз гаилә архивыңнан алынган материалларны Җиңү музеенда тарихи депозитарийга сайт аша тапшырырга мөмкин (historydepositarium.ru), шулай ук  121170, Москва, Братьев Фонченко, дом 10, музей Победы адресы буенча корреспонденция юлларга була.
"Җиңү йөзе” проектына ничек кушылырга һәм үз гаилә архивыңнан булган материалларны тарихи депозитарийга тапшыру турында  тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белергә була: https://historydepositarium.ru/about/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: