Зәй офыклары

Атлас Галиәхмәтов: “Вакцинация ясату кирәк”

Бүгенге көнгә Зәй районында 1065 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.

Татарстанда COVID-19га каршы барлык теләгән кешегә вакцинация үткәрелә. Иммунитет формалашсын өчен аны ике тапкыр ясатырга кирәк. Шул чакта иммунитет озак вакытка формалаша. Икенче тапкыр вакцина 21 көннән соң ясала. 
1 мартка Зәй районында 1065 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 160  кеше икенче дозаны алган.  Тагын 205 кеше прививка ясату өчен чиратка язылган. 
Белгечләр аңлатканча, вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.
Иммунитет формалашкан беренче чорда сакланырга кирәк: җәмәгать урыннарына бармаска, салкында туңып йөрмәскә, битлек кияргә.
Коронавируска каршы иммунитет икенче вакцинациядән соң өч атна үткәч барлыкка килергә тиеш.
Вакцинация ясатуга Россия  Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы; Татарстан  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы; бердәм 122 номеры; күпфункцияле үзәк; якындагы поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.
Шәһәрдәшебез Атлас Галиәхмәтов иң беренчеләрдән булып вакцина ясаткан. 
-Бер ел инде бөтен кыйтга халкы пандемия шаукымыннан шөбһәләнеп көн итә.  Күрше күршегә керми, туган туган белән аралашмый торган заманда куркып яшибез. Аралашмыйча өйдә  бикләнеп кенә утырып та булмый. Мин вакцина уйлап табучы галимнәргә рәхмәтлемен, аны көтеп алдым, чөнки туганнарым, якыннарым арасында әлеге чир белән  бик каты авырганнары булды. Һәм мин ике дә уйламыйча, вакцина ясатырга булдым. Моның өчен  район үзәк дәваханәсе регистратурасына шалтыратып, алдан язылдым. Мине яхшы каршылап, әңгәмә уздырып, вакцинацияләү тәртибен аңлаттылар. Беренче һәм икенче вакцинадан соң  үземдә бернинди  үзгәреш сизмәдем, өзлегүләр булмады. Кыскасы, үземне яхшы хис итәм.  Куркырлык бер нәрсә дә юк. Зәйлеләрне дә вакцина ясатырга чакырам, - ди Атлас Нургатаевич.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: