Мартның соңгы дүшәмбесендә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең бүгенгә, 28 мартка, фаразлары шундый. Республиканың күпчелек районындабүген яңгыр һәм пыскак яңгыр ява. Урыны белән иртәнге сәгатьләрдә томан һәм юлларда бозлавык саклана. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 6, Зәйдә - 2-4 градус җылы булачак....
Мартның соңгы дүшәмбесендә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең бүгенгә, 28 мартка, фаразлары шундый.
Республиканың күпчелек районындабүген яңгыр һәм пыскак яңгыр ява. Урыны белән иртәнге сәгатьләрдә томан һәм юлларда бозлавык саклана. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 6, Зәйдә - 2-4 градус җылы булачак.
29 мартка каршы төндә болытлы һава торышы булуы фаразланыла. Бераз явым-төшем көтелә. Һава температурасы 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа