Зәй офыклары

Атнаның беренче көне буранлы булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Бүген республиканың күпчелек районында кар ява. Урыны белән көчле булмаган буран көтелә, төнлә төшкән томан иртән дә саклана. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Юлларда - бозлавык. Татарстанда көндезге сәгатьләрдә уртача һава температурасы...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Бүген республиканың күпчелек районында кар ява. Урыны белән көчле булмаган буран көтелә, төнлә төшкән томан иртән дә саклана. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Юлларда - бозлавык.

Татарстанда көндезге сәгатьләрдә уртача һава температурасы 1-6 градус салкын булачак. Казанда да кар ява, температура 2-4 градус салкын.

29 декабрьгә каршы төндә 11, аязган вакытта 15 градуска кадәр салкынайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: