Зәй офыклары

Атнаның беренче көне җылы булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 18 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада бу көн явым-төшемгә бай булачак - кар ява. Кайбер районнарда буран чыгу ихтималы да бар. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 18 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада бу көн явым-төшемгә бай булачак - кар ява. Кайбер районнарда буран чыгу ихтималы да бар. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Һава температурасы әле төнлә генә 6-15 градус салкын булса, көндезге сәгатләргә 0-5 градус кына салкын булачак.

Зәйдә бүген көндез 3-5 градус салкын булыр дип фаразланыла.

19 гыйнварда кар явачак. Һава температурасы 9 градус салкын булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: