Зәй офыклары

Һава ни өчен чиста түгел?

Татарстан гидрометриология үзәге республикада һаваның дым һәм төтенгә охшаш рәшә белән каплануын хәбәр итә. Ул Бөгелмә, Минзәлә, Мөслим, Алабуга, шул исәптән Зәй районы территориясендә дә күзәтелә. Күрше өлкә - Пермь, Удмуртия, Свердловскида да өлешчә шундый һава халәтен күзәтергә мөмкин икән. Синоптиклар аны соңгы ике тәүлектә Татарстан территориясенең киң антициклон йогынтысында...

Татарстан гидрометриология үзәге республикада һаваның дым һәм төтенгә охшаш рәшә белән каплануын хәбәр итә. Ул Бөгелмә, Минзәлә, Мөслим, Алабуга, шул исәптән Зәй районы территориясендә дә күзәтелә. Күрше өлкә - Пермь, Удмуртия, Свердловскида да өлешчә шундый һава халәтен күзәтергә мөмкин икән. Синоптиклар аны соңгы ике тәүлектә Татарстан территориясенең киң антициклон йогынтысында булуы белән аңлата. Безгә хәзер Көнбатыш Себер районнарыннан һава агымы керә. Ә бу территорияләрдә урманнардагы янгын белән хәл шактый катлаулы. Хаты-Мансийск , Ямал-Ненец автономияле округларында, Коми республикасында көчле янгыннар күзәтелә. Якын көннәрдә республикада һава чистарыр дип фаразлана, чөнки синоптиклар яшенле яңгырлар көтелүен әйтә, бу исә һаваны чистартуга китерәчәк, дип яза "Бизнес-онлайн" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: