Зәй офыклары

Һава температурасы 8 градуска кадәр түбән төшә

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көн дәвамында вакыт-вакыт кар һәм юеш кар яву ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда - бозлавык. Узган төндә төшкән томан иртән дә саклана, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак....

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Көн дәвамында вакыт-вакыт кар һәм юеш кар яву ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда - бозлавык. Узган төндә төшкән томан иртән дә саклана, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.

Татарстанда уртача һава температурасы 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. Иң салкын температура республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында көтелә.

Зәйдә шулай ук болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелә. Көндез - 2, төнлә 6 градус салкын булачак.
14 ноябрьгә каршы төндә сизелерлек суыта - һава температурасы 8 градуска кадәр түбән төшә. Кар ява, юлларда бозлавык хасил була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: