Зәй офыклары

Һава торышы бүген дә көйсез булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең берничә көн элек җиткергән фаразлары чынга ашты - һава торышы сизелерлек үзгәрде. Кичә кич башланган яңгыр һәм пыскак яңгыр аркасында юлларда бозлавык барлыкка килде. Бүген, 22 декабрьдә, иртән һәм көн дәвамынңа юлларда көчле бозлавык саклана. Көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-17 метр тәшкил иткән көчле...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең берничә көн элек җиткергән фаразлары чынга ашты - һава торышы сизелерлек үзгәрде.

Кичә кич башланган яңгыр һәм пыскак яңгыр аркасында юлларда бозлавык барлыкка килде. Бүген, 22 декабрьдә, иртән һәм көн дәвамынңа юлларда көчле бозлавык саклана. Көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-17 метр тәшкил иткән көчле җил исә, буран чыгу ихтималы саклана - күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак.

Һава температурасы 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр суытырга мөмкин. Казанда 1-3 градус җылы булыр дип фаразланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: