Зәй офыклары

Һава торышы начараю ихтималы бар

Бүген - 3 апрельдә республикада һава торышының начараю көтелә. Көндезге вакытларда юеш кар, яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык саклана. Республика ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә начар һава торышы шартларында юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булу кирәклеген искәртә, тизлек режимын контрольдә тотарга чакыра. Куркыныч маневрлар ясаудан, бигрәк тә каршы...

Бүген - 3 апрельдә республикада һава торышының начараю көтелә. Көндезге вакытларда юеш кар, яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык саклана. Республика ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә начар һава торышы шартларында юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булу кирәклеген искәртә, тизлек режимын контрольдә тотарга чакыра. Куркыныч маневрлар ясаудан, бигрәк тә каршы як полосага чыгып хәрәкәт итүдән тыелу сорала. Ә инде бик мөһим булмаганда ерак юлларга чыгудан тыелу киңәш ителә. Моннан тыш, дәүләт автоинспекциясе машина тәгәрмәчләрен җәйгегә алыштырырга ашыкмаска кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: