Яңалыклар

Һава торышы тотрыксыз, юлларда сак булыгыз!

Бүген төнлә республикабыз башкаласы һәм кайбер районнарда кар-буран һәм көчле җил күзәтелде. Зәйдә табигать көйсезлеге аркасында хәвеф-хәтәр булмады. Җил- буран юлларда транспорт өчен кайбер поблемалар тудырса да, юл-трансарт фаҗигаләре булмады, диделәр ЮХИДИ инспекторлары. Шулай да алар бу көннәрдә ерак юлларга чыкмаска киңәш итә.

 “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, 6 февральдә республикада явым-төшем кимиячәк, ә 7-8 февральдә кар явудан туктаячак.Татарстан синоптиклары алдагы көннәргә фаразларын җиткергән. 5 февральдә Татарстанның күпчелек районнарында буран дәвам итә. Җил көньяктан, тизлеге секундына 10-15 метр, көчәйгәндә – 20, урыны белән 25 метрга кадәр җитә. -1..-6 градус салкын, юлларда кар көртләре хасил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

6 февральдә республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак. Урыны белән җиңелчә буран чыгуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 метрга кадәр, төнлә урыны белән 18 метрга кадәр көчәя. Төнлә -5..-10, республиканың көнбатышында аязган вакытта -15 градуска кадәр суыта. Көндез температура -2..-7, көнбатышта -10 градуска кадәр салкын.

7-8 февральдә республикада бераз кар явачак. Төнлә -6..-11, көнбатышта -16, көндез -4..-9 градус салкын. 7 февральдә республиканың көнбатышында -12 градуска кадәр суыта.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Һава торышы тотрыксыз, юлларда сак булыгыз!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар