Зәй офыклары

Җаваплы, тырыш хезмәткәр ул

Районыбызда үз хезмәтенә бирелгән, аны намус белән башкаручы яшьләребезнең күп булуы сөендерә. Шундыйларның берсе - эчке эшләр майоры Рәйхан Әхмәтҗанов.

Татарстан Республикасы җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең Зәй филиалы Зәй, Сарман һәм Мөслим районнарын берләштерә. Филиалда эшләүчеләрнең күбесе – тәҗрибәле белгечләр. Шундый белгечләрнең берсе – Рәйхан Әхмәтҗанов. Аның эчке эшләр органнарындагы хезмәт стажы -14 ел.
Югары Шепкә  авылы егете баштарак язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлый: Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын уңышлы тәмамлап, агроном белгечлеге ала, соңрак Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Рәйхан биш ел туган авылында  агроном вазифасын башкара. Әмма нәкъ менә шул чорда әлеге тармак язмышында ниндидер  билгесезлек булып ала: колхозлар таркала, ә алар урынына хуҗалык итүнең нинди формасы булачагы билгесез кала. Шуңа күрә дә яшь белгеч  хезмәт кую өлкәсен тамырдан үзгәртергә ният кыла, 2006 елда ул район эчке эшләр бүлегенә участок инспекторы булып урнаша.
-Участковый булып эшләү миңа эчке эшләр органнарының теләсә кайсы структурасында эшләрлек яхшы тәҗрибә мәктәбе булды, -дип искә ала ул хәзер.
Шул елларда егет юридик белем кирәклеген аңлап, Казан юридик институтын тәмамлый.
2014 елда  егетне элеккеге җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Лидия Архипова әлеге тармакта эшләргә чакыра һәм ул ризалыгын бирә. Бүгенге көндә Рәйхан Әхмәтҗанов – эчке эшләр хезмәте майоры, җәза үтәтү инспекциясе өлкән инспекторы.
Иректән мәхрүм итүгә альтернатив булган җәзаларны үтәтүнең нәтиҗәлелеге, хөкем ителгәннәрнең билгеләнгән җәзаларга карашы инспекция хезмәткәрләренә бәйле.
- Иректән мәхрүм итүгә альтернатив булган җәзаларны үтәтү, хокук саклау, җирле үзидарә органнары, җәзаларны үтәтү өчен шартлар тудыру, хөкем ителгәннәрне тәрбияләү, аларга социаль ярдәм күрсәтү максатын куйган хокукый һәм социаль юнәлештәге дәүләт һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итүне сорый. Без төзәтү эшләре, мәҗбүри эшләр, ирекне чикләү, аерым вазыйфа белән шөгыльләнү хо-кукыннан мәхрүм итү, җәза срогы кичектерелгәннәрнең һәм шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрнең тәртибен контрольдә тоту, өй арес-ты төрендәге хөкемне башкаручылар һәм хөкем карарын үтәү сроклары кичектерелгәннәрне контрольдә тоту белән шөгыльләнәбез. Эшчәнлегебез киңкырлы безнең. Төп бурычларның берсе – инспекциядә исәптә торучыларның кабат җинаять кылуын һәм хокук бозуларын булдырмау. Шартлы рәвештә хөкем ителеп, безнең инспекциягә исәпкә куелганнарга билгеле бер бурычлар йөкләнә. Әлеге кешеләргә рөхсәтсез яшәү урыннарыннан читкә китү тыела, алар үз вакытында безгә килеп теркәлү үтәргә тиеш. Кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр мондый затларга өйләреннән чыгып йөрү гомумән рөхсәт ителми. Әлеге таләпләрнең үтәлеше һәрдаим тикшерелеп тора, исәптә торучыларның өйләренә дә барабыз.  - ди Рәйхан Әмәтҗанов.
Шунысын да әйтик, өлкән инспектор буларак, Рәйханга исәптә торучылар белән бәйле бик еш булып торучы суд утырышларында инспекция мәнфәгатьләрен якларга туры килә. Әлеге мәкаләне язу алдыннан, аның белән очрашу вакытыннан соң, ул ашыгыч рәвештә судка китте.
-Суд юлыннан кайтып кермибез, эшебез шундый, - диде ул.
Җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Андрей Иванов өлкән инспектор хезмәтеннән канәгать.
-Ул эшенә үтә җаваплы карый. Нинди эш тапшырылса да, аны намус белән үти, ышанычлы белгеч,- диде ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: