Зәй офыклары

Җаваплылыкка тартылган

Зәй шәһәр прокуратурасы район биләмәсендәге сәүдә объектларының террорга каршы сакланышын тикшергән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән (№2857-р 2018 ел, 30 октябрь) террорга каршы сакланыш буенча категорияләр исемлегенә кергән сәүдә нокталары расланган.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә шәһәрнең бер эшмәкәре  сәүдә объектын категорияләү исемлегенә кертү өчен 2018 елның 13 декабрендә уведомление алган. Әмма бүгенге көнгә кадәр сәүдә ноктасын категорияләү буенча комиссия төзү турында карар кабул ителмәгән, сәүдә  объектына категорияләнмәгән.

Шул уңайдан прокуратура шәхси эшмәкәргә карата представление чыгарган.

Сәүдә объектын файдаланучы дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: