Зәй офыклары

Җавапсыз мәхәббәт аркасында машинасына ут төрткән

Дошманнарым юк дип тәкърарлаган 36 яшьлек юрист ханымның машинасына ут төртүче кешене «кайнар эздән» тоткарлаганнар. Ул Чаллыда яшәүче 44 яшьлек ир булып чыккан. Элегрәк юрист аңа кияүгә чыгудан баш тарткан булган. Машинага ут төртүнең сәбәбе әнә шул җавапсыз мәхәббәт булып чыга. Әлеге ир 31 яшьлек иптәше белән юрист ханымнан шулай...

Дошманнарым юк дип тәкърарлаган 36 яшьлек юрист ханымның машинасына ут төртүче кешене «кайнар эздән» тоткарлаганнар. Ул Чаллыда яшәүче 44 яшьлек ир булып чыккан. Элегрәк юрист аңа кияүгә чыгудан баш тарткан булган. Машинага ут төртүнең сәбәбе әнә шул җавапсыз мәхәббәт булып чыга. Әлеге ир 31 яшьлек иптәше белән юрист ханымнан шулай үч ала.

Хәзерге вакытта ир-атлар кылган гамәлләрен таныганнар һәм үкенәләр. Алар юристка килгән зыянны - 180 мең сумны түләргә тиеш булып чыга.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. «Белә торып милеккә зыян китерү яки аны юк итү» маддәсе буенча биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

("Әлмәт таңнары").

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: