Зәй офыклары

Аварияләр һәм имгәнүләрне кисәтеп... (видео)

Ниһаять, кыш башлануны раслап, ярыйсы гына кар да явып үтте.

Шул ук вакытта кар-бураннар торак-коммуналь һәм  юл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр өчен мәшәкатьләр дә тудыра. Юллар, тротуарларны даими чистартып торырга, кешеләр бәхетсезлек очракларына тарымасын өчен бозлавык урыннарга ком сибү таләп ителә.
Шәһәребезнең “Благострой” ҖЧШ бу көннәрдә ярыйсы гына киеренке режимда эшләүгә күчте. Ширкәт  җитәкчесе Рәфыйк Зәйнуллин әйтүенчә, предприятиедә кышкы чорга юлларга сибү өчен тиешле күләмдә, аерым алганда,  200 тоннадан артык ком һәм 40 тонна тоз әзерләнгән. Ул даими рәвештә шәһәрнең бозлавык хасил булган юллары һәм тротуарларына сибелә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: