Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Август аенда башкарасы мөһим эшләр исемлеге белән танышыгыз

Туфракта температура 12 градуска кадәр төшкәч, күпчелек үсемлекләрнең тамыр системасы эшләүдән туктый.

1.Үсү ноктасын саклап калу өчен алар яфраклардан туклыклы матдәләрне үзенә ала башлый. Менә шуның өчен дә без август аенда еш кына үсентеләрнең яфрак-лары саргаюына шаһит булабыз. Үсемлекләргә ярдәм итәргә теләсәк, без аларга яфрактан тыш ашлама белән ярдәм итәргә тиеш. Бу максатка аеруча «Унифлор-бутон» ашламасын куллану уңышлы. Аны 1 чиләк суга 4 аш кашыгы салырга кирәк. Сиптерүне иртәнге яки кичке сәгатьләрдә башкарыгыз. Моннан соң 3 сәгать чамасы вакыт яңгыр яумый торса, яхшы.


2. Теплицаларда помидорларның төп дошманы - фитофтора һәм җимеш череге. Бу чорда инде химик препаратлар куллану киңәш ителми, үсентеләрне йод эремәсе белән (10 литр суга 5 процентлы 5 миллиграмм йод) эшкәртегез. 3 көннән соң моны тагын кабатлагыз. Шулай ук «Фитоспорин» (10 литр суга 2 аш кашыгы) белән 10 көн саен эшкәртергә мөмкин. 1 литр суга 4-6 тамчы «Циркон» препаратын яки 10 литр суга 1 кап пекарь чүпрәсен (кипкән чүпрә ярамый) салып кушып сибәргә мөмкин. Җимешләренә хлорлы кальций сибәргә онытмагыз.


3. Бу чорда кыярларда бактериоз барлыкка килә. Чирне әлеге дә баягы шул «Фитоспорин» белән җиңәргә мөмкин. Соңрак антрактоз чире күренергә мөмкин, анысына каршы «Циркон» ярдәм итәчәк. Химик, шул исәптән бакыр (медь) препаратларын куллану киңәш ителми.


4. Кәбестәләрне әйләнә-тирәли туфрактан арындырырга һәм башларыннан тоз эремәсе белән коендырырга кирәк (1 чиләк суга 1 стакан тоз). Аннан төпләрен кабаттан күмеп куегыз.


5. Кил авыруы булмасын өчен кәбестәгә даими рәвештә (якынча 15 көн саен) кальций селитрасы (1 чиләк суга 3 аш кашыгы) яки известь сөте (10 литр суга 1 стакан известь яки доломит яки акбур алына) сибеп торыла.


6. Яшелчәләрне инде ашый да башладык. Шулай булгач, аларда булган корткычларга карата бары тик «Фитоверм» биопрепаратын гына кулланырга мөмкин. Әгәр корткычлар артык күп икән, 1 литр суга салынган препарат микъдарын 5-6 бөртеккә арттырыгыз.


7. Ай башына гадәттә куак-лардан җимешләр җыелып бетә дияргә мөмкин. Карлыган белән крыжовник куакларын шунда ук ашлама белән туендырып, аларны зарарсызландырырга вакыт. Уңыш җыйган вакытта зарарланган яфракларны җыеп яндыра барыгыз. Бу чорда җимеш куакларының киләсе ел уңышына нигез салына. Шулай ук тамырлары да үсеш ала башлый, шуңа күрә аларны суперфосфат һәм калий белән ашламаларга киңәш ителә. Август аенда куакларга азотлы ашлама бирергә кирәкми, бигрәк тә тирес яки чүп үләннәреннән эшләнгән төнәтмә киңәш ителми. Ни өчен дигәндә, азот аларның ботак очлары үсә башлауга китерә. Болары исә көзгә кадәр ныгып өлгермәячәк һәм кышын куакка зыян салачак. Бу чорда крыжовник һәм карлыганнарның ботак очларын, киресенчә, өзеп алырга киңәш ителә. Ә менә кызыл карлыганга тотынмавыгыз хәерле булыр, чөнки аның нәкъ менә ботак очларында уңышы мулрак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев