Зәй офыклары

Автоинспекторлар машинасы белән карга баткан автоледига ярдәм иткәннәр

Рейд вакытында полицейскийлар юлдан читкә чыгып баткан автомобильне күреп алалар һәм руль артындагы хытын-кызга ярдәм күрсәтәләр.

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсенә Әлмәт районы ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторлары өлкән лейтенант Денис Овчинников һәм полиция сержанты Илсур Хәйбрахманов исеменә рәхмәт сүзләре килеп ирешә.
Әлмәт-Урсала юлының 2нче километрында тикшерүләр уздырганда ЮХИДИ хезмәткәрләре карда авария сигнализациясе эшләп торган җиңел автомобильне күреп алалар. Автоинспекторлар транспорт чарасының юл читендә булуын ачыклап, машина йөртүчегә кирәкле ярдәм күрсәтергә ашыга.
Руль артында хатын-кыз булуы ачыклана. Кышкы авыр юлда машина белән идарә итүдә контрольне югалтып, хатын -кыз иярләгән автомобиль юл читенә төшеп китеп, карга баткан була. Полицейскийлар юлдан узып баручы бер машинаны туктатып, карга баткан транспортны тартып чыгаруын сорыйлар.
Автоинспекторлар автомобиль белән барысы да тәртиптә булуына инанып, автомобиль хуҗасына кышкы чорда транспорт чарасы белән идарә итү үзенчәлекләре турында искә төшерәләр.
Автоледи юл-патруль хезмәте инспекторларына күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерә һәм юлын дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: